Ярты ел элек Казанда модуль тибындагы “Восточный” автовокзалы эшли башлады

2016 елның 24 июне, җомга

2015 елның 28 нче декабрендә яңа “Восточный” автовокзалы эшли башлады. Ул “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел Аграр урамы буенча 8 нче йортта урнашкан.

Вокзал бинасында көтү залы, ана һәм бала бүлмәсе, медпункт, саклау камерасы, буфет, кафе бар. Шулай ук пассажирлар уңайлыгы өчен 5, 33, 34, 63, 71 һәм 197 нче номерлы автобус маршрутлары тукталышы оештырылган. Маршуртларга куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган, ГЛОНАСС белән җиһазландырылган, уңайлыклар тудырылган автобуслар чыга.

Ярты ел эчендә автовокзалдан көнчыгыш юнәлешендә 19 даими маршрут ачылган: Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Актаныш, Минзәлә, Ижау, Воткинск, Краснокамск, Пермь, Уфа, Дүртиле, Бирск, Чистай, Базарлы Матак, Саескан Тавы, Байлар Сабасы, Димитровград, Тольятти, Норлат, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Шәле, һ.б.  Бу чорда 58 151 пассажирга хезмәт күрсәтелгән һәм 5354 рейс башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International