“Казан” аэропортында электромобиль транспорт өчен зарядка станциясе булдырылды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

 

          Казан аэропортының вокзал яны мәйданында 1А терминалы янында (аэровокзал бинасыннан чыгу урыны янында) зарядка станциясе булдырылды. Станциягә теләсә кайсы электрокар хуҗасы кереп бушлай зарядка җыя ала. Җайланма һәрберсенә 22 кВт зарядка егәрлеге биреп берьюлы 2 электрокарны зарядка белән тәэмин итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International