Бүген "Казан" халыкара аэропорты территориясендә "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты тәмамланды.
Республика юлларында 547 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 396.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 49 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 443 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Зәй муниципаль районында 3 февраль көнне 08.00-15.00 сәгатьтә "Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт"-Тынычлык автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда әлеге юлны кисеп чыгучы тимер юлны ремонтлау планлаштырылган.
Бүген Саескан тавы авылыннан ерак түгел Кама елгасы аша күпер янындагы транспорт развязкасы территориясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды.
Кичә "Тимер юл транспорты белән идарә итү" компетенциясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды. Ярышлар Самара дәүләт аралашу юллары университетының (СамГУПС) Казандагы филиалы терриотриясендә уза.
Республика юлларында 415 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 278.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 35 очрагы, 53 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 364 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Куйбышев тимер юлы һәм "Түбән Кама" милли паркы экология һәм 2017-2019 елларда уртак табигатьне саклау чараларын үткәрү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.
Бүген "Казан" халыкара аэропорты территориясендә "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.