1 нче февральдә республика юлларында 364 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 35 очрагы, 53 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 364 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International