"Тимер юл транспорты белән идарә итү" компетенциясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

          Кичә "Тимер юл транспорты белән идарә итү" компетенциясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды. Ярышлар  Самара дәүләт аралашу юллары университетының (СамГУПС) Казандагы филиалы терриотриясендә уза. Анда 2 команда катнаша - Автотранспорт техникумыннан һәм Самара дәүләт аралашу юллары университетының Казандагы филиалыннан.

          Өч көн эчендә 7 яшь тимерьюлчы үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурсның беренче этабында командалар Россия Федерациясе тимер юлларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча тест үттеләр. Икенче этапта хөкемдарлар йөртү осталыгын бәяләделәр – конкурсантлар ВЛ-80С, ЭП1М һәм ЭД9М электровозлары тренажерларында юлның билгеле бер участогын уздылар. Өченче этапта катнашучылар автомат тормозлар белән идарә итү буенча пневматик стендта гамәли биремнәр башкарачаклар.

          Җиңүче 15 марттан 3 апрельгә кадәр Краснодарда узачак WorldSkills Russia милли этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International