Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 547 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 396.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 7 халыкара рейслар. 1732 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1965 кеше килгән.
3 нче февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -13 - -18 градус.