Бүген Саескан тавы авылыннан ерак түгел Кама елгасы аша күпер янындагы транспорт развязкасы территориясендә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды.
Көрәштә яшь белгечләр Татарстан Республикасының өч юл-төзелеш оешмасын тәкъдим иттеләр: "Татнефтедор" ҖЧҖ (4 конкурсант – 4 эксперт); "Алексеевскдорстрой" АҖ (4 конкурсант – 4 эксперт) һәм "СМП-Нефтегаз" АҖ (3 конкурсант – 3эксперт).
Дүрт юл-төзелеш һөнәрләре вәкилләре ярыштылар: экскаватор, фронталь йөк төягеч, автогрейдер һәм бульдозер машинистлары.
Беренче этапта, гамәли биремнәр башланганчы, һәр катнашучы теоретик өлешне уңышлы үтте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгы буенча сорауларга җавап бирде.
Ярышларның гамәли өлешен Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ачып җибәрде. Бәйге башланыр алдыннан ул барлык кокурсантларга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафиннан кул сәгатьләре тапшырды һәм уңышлар теләде.
Бәйгенең һәр гамәли биремнәре өчен махсус участок бүлеп бирелгән. Әйтик, автогрейдер машинистлары 4 модуль узарга тиеш иде: мәйданчыкта тиз генә маневр ясау, лабиринт буенча тралга менү һәм тралдан төшү, каршылыклар белән участокны узу һәм туфрак өемен планлаштыру.
Яшь булуларына карамастан, күп кенә катнашучылар биремнәрне ныклы ышаныч белән үтәделәр. Старт алдыннан аларның һәркайсы җиңүгә омтылды. Предприятиеләрнең хезмәткәрләре үз командаларын актив рәвештә хупладылар. "Юл-төзелеш машиналары" компетенциясе буенча ярышларның нәтиҗәләре иртәгә Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты җиңүчеләрен рәсми бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр федераль сайлап алу ярышларында катнашу хокукы алачаклар, аның нәтиҗәләре буенча Краснодарда май аенда узачак "Яшь профессионаллар" Милли чемпионаты финалында катнашучылар билгеле булачак.