Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 102 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 415 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 278.
Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 9 халыкара рейслар. 1705 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1719 кеше килгән.
2 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, урыны белән буран, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -7 - -12 градус.