“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан яшь тамашачы театрының генераль партнеры булды. Хезмәттәшлек кысаларында Татарстан авиакомпаниясе “Татнефть” җәмгыяте белән берлектә Казан яшь тамашачы театрына көтелгән “Теремок” спектаклен кую өчен декорацияләрне һәм костюмнарны яңартуга акча бүлеп бирде.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 70 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 468 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Республика юлларында 345 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 223
“ФПК” АҖ (“РТЮ” ААҖнең бүлендек җәмгыяте) Мәскәү һәм Казан арасында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм пассажирлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен өстәмә 272/271 нче номерлы Мәскәү – Казан ял көне поездын эшләтеп җибәрде.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 465 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 208 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 126.
28-29 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 44 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 166 очрагы, 185 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 907 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 175.
«Быел коллегияне уздыру урыны итеп без Түбән Каманы сайладык. Бу шәһәр, Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өчен мөһим икътисадый үсеш ноктасы буларак, "ИнноКам" инновацион-җитештерү үзәген үстерүдә төп рольне уйный», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды, ул 2016 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.