Казан аэропорты Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча кабул итә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

           Бүген "Казан" халыкара аэропорты территориясендә "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.  Әлеге компетенциядә "Казан" халыкара аэропорты” АҖ  һәм "Бигеш" аэропорты" АҖннән 2 команда катнаша. Һәр команда 25 яшькәчә булган 5 кешедән тора, аларга 3 авиация куркынычсызлыгы инспекторы һәм 2 теркәү агенты керә.

          Конкурсның беренче этабында катнашучылар һава транспортында оештыру һәм хезмәттәшлек процессларына, сервис хезмәтләренә караган сораулар буенча тест өлешен узачаклар. Конкурсантлар пассажирларга хезмәт күрсәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

          Икенче этапта һәр команданың һөнәри осталыгы бәяләнәчәк. Аерым алганда, алар, очыш алдыннан ясала торган пассажирларны тикшерү уздырачаклар, пассажирларны теркәү, багажны рәсмиләштерү, һ.б. буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр.

          Төбәк чемпионатында җиңүче "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалына үтә, ул 2017 нче елның 16-19 маенда Краснодарда үткәреләчәк.

          Исегезгә төшерәбез, "Казан" халыкара аэропорты командасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы-2016 ачык төбәк чемпионатында беренче урын яулады, ә "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia 2016 дүртенче Милли чемпионаты финалында икенче урынны алды.

          Ә менә "Бигеш" аэропорты командасы әлеге чемпионатта беренче тапкыр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International