Бүген "Казан" халыкара аэропорты территориясендә "Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты тәмамланды. Әлеге компетенциядә "Казан" халыкара аэропорты” АҖ һәм "Бигеш" аэропорты" АҖннән 2 команда катнашты. Шулай ук конкурстан тыш 3 уку йортлары командасы катнашты: Мәскәүнең "Царицыно" идарә, кунакханә бизнесы һәм мәгълүмати технологияләр көллияте, Санкт-Петербургның авиация-транспорт көллияте һәм Мәскәү өлкәсеннән "Московия" һөнәри көллияте. Һәр команданы 25 яшькәчә булган 5 кеше тәкъдим итте, аларга 3 авиация куркынычсызлыгы инспекторы һәм 2 теркәү агенты керде.
Яшь белгечләргә осталыкларын чынбарлыкка максималь яраклаштырылган шартларда күрсәтергә туры килде. Алар очыш алдыннан ясала торган пассажирларны тикшерүне һәм пассажирларны теркәүне, багажны рәсмиләштерүне, һ.б. башкардылар. Шулай ук аларга һава транспортында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар үтәргә дә туры килде. Пассажирлар ролен махсус чакыртылган артистлар башкарды. Алар арасында инвалидлар, яшь ана белән бала, салмыш яшь парлар, үзләре белән корал һәм шартлаткыч матдәләр алып керергә теләгән ир-атлар булды. Шулай ук бер пассажир үзе белән йорт хайваны алган, ә икенчесе башка рейска булган билетны күрсәткән. Мондый гадәти булмаган хәлләр комплексына карамастан, командалар, алларына куелган бурычларны үтәделәр: барлык категориядәге пассажирларга һөнәри хезмәт күрсәттеләр һәм гаеплеләрне ачыкладылар.
"Сервис на воздушном транспорте" компетенциясе буенча ярышларның нәтиҗәләре бүген Татарстан Республикасының-2017 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты җиңүчеләрен рәсми бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
Төбәк чемпионатында җиңүче "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалына үтә, ул 2017 нче елның 16-19 маенда Краснодарда үткәреләчәк.