“Бигеш” халыкара аэропортында гыйнвар аенда пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 67% ка артты.
Юски станциясендә тукталыш кертү сәбәпле 12 нче февральдән кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәк.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 54 очрагы, 60 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 454 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 564 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 404.
3 нче февральдә якынча кичке 19 сәгатьтә гадәттән тыш хәл булган. Өч яшь кеше, алкоголь эчеп, өйләренә кадәр юлны кыскартырга уйлаганнар, һәм узып баручы электричка вагонына ябышканнар.
Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе "РТЮ" ААҖ предприятиеләре арасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча икенче урын алды.
Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең тимер юл инфраструктурасын 2016/2017 елларда кышкы чорда чистарту чараларында 10 берәмлек кардан чистарту машиналары, 8 кар көри торган, 2 струга-кар көрәгеч, 4 тимер юллардагы карны көрәүче машина, фрезер-ротордан электр кар көрәгеч һәм кардан чистартучы үзйөрешле яңа буын поезды җәлеп ителә.
Республика юлларында 409 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 276.
4-5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 113 очрагы, 182 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 893 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
3 февральдән алып 3 апрельгә кадәр шәһәр яны поездларына “Пригород” мобиль кушымтасы аша билет алган пассажирларга комиссион җыюга 20 сум түләмичә югары уңайлыклы вагонда бару хокукы бирелә.