Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре «Түбән Кама» милли паркында экологик проект гамәлгә ашыралар

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Куйбышев тимер юлы һәм "Түбән Кама" милли паркы экология һәм 2017-2019 елларда уртак табигатьне саклау чараларын үткәрү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

Әлеге килешү кысаларында халыкта экологик культура, экологик тәрбия дәрәҗәсен күтәрүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре "Түбән Кама" милли паркы территориясен чистарту һәм урман-посадкаларын даими рәвештә карау буенча акцияләрдә катнашачаклар.  Милли парк, үз чиратында, тимер юл хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен экологик экскурсияләр сериясен оештырырга ниятли.

Документ буенча, Куйбышев тимер юлы милли парк территориясенә кергән тимер юлның экологик торышын тиешенчә карап тотарга бурычлы. Парк территориясе буенча Тихоново – Яр Чаллы аралыгындагы 13 чакрым озынлыктагы тимер юл участогы уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International