Татарстан башкаласында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Совет районында Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр 500 метр озынлыктагы һәм 4 полосалы Журналистлар урамы ремонтланачак.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә җәмәгать транспортын масштаблы брендлау буенча эш башкарылды. Хәрәкәт составын рәсмиләштерү метрода, автобусларда, троллейбусларда, трамвайларда һәм җәмәгать транспорты тукталышларында башкарылган.
Бүген кешенең космоска беренче очуына 64 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан күп кенә төбәкләрдә төрле вакытта атаклы космонавтлар, Ватан космонавтикасы үсешенә һәм космоска очу белән бәйле вакыйгаларга зур өлеш керткән галимнәр хөрмәтенә аталган урамнар, парклар һәм скверлар барлыкка килде. Татарстан да искәрмә түгел. Республикада космик атамалы урамнарны илкүләм проект кысаларында тәртипкә китерәләр.
"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездларына билетлар сату өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең яңа терминалларын эксплуатацияли башлады.
Бүген Алабуга автомобиль заводы юл-төзелеш продукциясен презентацияләде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, РФ сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының төзелеш-юл, коммуналь һәм урман техникасы бүлеге башлыгы Егор Черников, «ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Игорь Осянин, ТР башкарма комитетлары җитәкчеләре, лизинг, юл компанияләре вәкилләре катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Ямаш авылында Ачису елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк. Чараны гамәлгә ашыру өчен РФ һәм ТР бюджетыннан 72 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Аэрофлот җәй айларында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Татарстанның Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренә очышлар ешлыгын арттырачак.
2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты «Ел аэропорты» номинациясендә Евгений Чибирев исемендәге «Россия канатлары» Илкүләм авиация премиясенә ия булды (2 төркем – пассажирлар агымы 3 миллионнан 14 миллионга кадәр). Бүләкләү тантанасы бүген Мәскәүдә узды.
Горький тимер юлы пассажирларга һәм җирле халыкка уңайлы булсын өчен магистраль чикләрендә урнашкан 95 тукталыш пунктының исемен үзгәртәчәк. Навигацияне унификацияләү пассажирларга сәфәр вакытында яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Горький тимер юлының Казан төбәге, «Содружество» АҖ ППК, «Социаль карта» АҖ, «Транспорт картасы» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашында тимер юл транспортында цифрлы продуктларны үстерү буенча киңәшмә уздырылды.