13-18 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумын уздыру чорында Горький тимер юлы шәһәр яны электропоездлары белән 16 меңнән артык пассажирны йөрткән.
Шуларның 4,1 меңнән артыгы аккредитация узган затлар: катнашучылар, волонтерлар һәм оештыручылар.
"Горький магистрале «Россия – Ислам дөньясы» форумы узган көннәрдә транспорт хезмәте күрсәтте. Төп мәйданчык булган «Казан Экспо» үзәге уздыру урынына ташуны тәэмин итү өчен 14 майдан 16 майга кадәр «Содружество» АҖнең өстәмә 14 поезды билгеләнде, – дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Гомумән алганда, Казан-Аэропорт-Казан маршрутында бер сәгать эчендә хәрәкәт интервалы белән 34 поезд йөргән. Кунакларны һәм катнашучыларны илтеп җиткерү уңайлылыгы өчен өстәмә поездлар арадаш тукталышларсыз йөрде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форум көннәрендә бу юнәлештә пассажирлар агымы ике тапкырга артты.
Тимер юл инфраструктурасында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Барлык поездлар да куркынычсызлык хезмәткәрләре озатуында барган. Тимер юл станцияләрендә һәм вокзалларда кунакларны волонтерлар һәм шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләре каршы алды.
Быел форумда 103 ил вәкилләре катнашты. Иң күп санлы делегацияләр-Малайзия, Төркия, Әфганстан, Төрекмәнстан, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сенегал һәм Ираннан. Форум кысаларында 200гә якын чара оештырылган иде.