Татарстанда илкүләм юл проекты буенча Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлы ремонтланды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2,1 км озынлыктагы һәм 7 м киңлектәге Акъяр - Чирмешән – Шентала автомобиль юлы участогы ремонтланды.

Юл төзүчеләр гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 14 мең кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген урнаштыру, 6 меңнән артык мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләрен һ.б. башкардылар.

Эшне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкарды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты алдагы елларда башланган заманча һәм куркынычсыз юл челтәре булдыру буенча системалы эшне дәвам итә. Әлеге планнарны гамәлгә ашыру бөтен республика буенча торак пунктларга транспорт белән барып җитү мөмкинлеген һәм гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International