Казаннан Россиянең көньягына өстәмә поездлар билгеләнгән

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Горький тимер юлында 2025 елның җәйге сезонына өстәмә поездлар билгеләнгән. Агымдагы елның 24 маеннан ерак араларга йөрүче поездлар Татарстан башкаласыннан Россиянең көньяк шәһәрләренә юл тота.

491/492 номерлы Казан – Адлер поезды бер көннән китә һәм 2025 елның 29 сентябренә кадәр йөриячәк.

509/510 номерлы Казан-Новороссийск поезды бер көннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр йөриячәк.

"Без даими рәвештә төрле юнәлешләрдә пассажирлар агымын өйрәнәбез. Җәйге сезон җитү белән,  гадәттәгечә, Краснодар крае курортлары юнәлешендә сәфәрләргә ихтыяҗ арта. Адлер һәм Новороссийскка кадәр бара торган составлар һәрвакыт популярлык казанды», – дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

Шулай ук Казан – Пенза-1 маршруты буенча өстәмә 375/376 номерлы поезд билгеләнгән. Ул 2025 елның 15 сентябренә кадәр көн саен йөриячәк.

Юл йөрү документларын «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасы аша, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук тимер юл вокзаллары кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International