Татарстанда чокырларны ремонтлау 377 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарылган

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Республикада региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау эше дәвам итә. Бүгенгә эшләр 377 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарылган, шулардан:

- салкын асфальт-бетон 9 мең кв. метрдан артык мәйданда;

- кайнар асфальт-бетон 283 мең кв. метрдан артык мәйданда;

 - коелган асфальт-бетон катнашмасы белән 30 мең кв. метрдан артык мәйданда;

- карталар белән 31 мең кв. метрдан артык мәйданда;

- агым-инъекция ысулы белән 23 мең кв. метрдан артык мәйданда. 

Ремонтны башкару өчен «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татавтодор» АҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Каздорстрой» АҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «МДСУ-1» ҖЧҖ, «Чистай Автодоры» ҖЧҖ кебек подряд оешмалары җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International