«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Рус Акташы – Кузайкино автомобиль юлы ремонтлана, ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,2 км.
Объектта А16НН вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам җәю, ЩМА-16 вак таш-мастика асфальт-бетоныннан 22 мең квадрат метрдан артык мәйданда өслекнең өске катламын салу, 6400 квадрат метр мәйданда юл кырыйларын вак таш-ком катнашмасы белән ныгыту каралган.
Бүгенге көндә тигезләү катламын һәм өске катламны урнаштыру эшләре башкарылган, юл кырыйларын ныгыту эшләре алып барыла.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы - «Татнефтедор» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Әлмәт районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган 5 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.