Татарстанда шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртү 2025 елның гыйнвар-апрелендә 2% ка арткан

2025 елның 23 мае, җомга

Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан якынча 1,9 млн кеше файдаланган. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.

Пассажирлар 4 ай эчендә ешрак түбәндәге станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 328 мең кеше (2024 елга карата+2%);

- Әмәт-2 – 109 мең кеше (+2%);

- Компрессор - 105 мең кеше (узган ел дәрәҗәсендә);

- Арча – 90 мең кеше (+2%);

- Зөя – 74 мең кеше (узган ел дәрәҗәсендә);

- Вахитово – 54 мең кеше (+7%).

Пассажирлар шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны https://www.rzd.ru/ сайтында, "Содружество" АҖ шәһәр яны компаниясе сайтында https://sodruzhestvoppk.ru/ һәм «РЖД» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International