Бүген «Казан Экспо» үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев кул куйды.
Килешү 2025-2030 елларда транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл хуҗалыгы буенча якларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыруны күздә тота. Килешү юл хуҗалыгы өлешендә яклар ремонт, капиталь ремонт үткәрелгәннән соң юлларны норматив хәлдә саклау программасын әзерләүне, Түбән Кама районы торак пунктларының урам-юл челтәре программасын гамәлгә ашыруны, шул исәптән инвентаризация һәм торак пунктларның урам-юл челтәрен паспортлаштыру һәм башкаларны колачлый.
Транспорт хуҗалыгы өлешендә пассажирлар тимер юл платформаларына һәм елга причалларына керү юлларында тотып ала торган автомобиль парковкаларын төзү программасын әзерләү, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортының янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү белән яңа тукталыш платформаларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасын әзерләү, гамәлгә кертү мәсьәләләре бергәләп каралачак. Моннан тыш, документ шәһәрнең вагоннарын һәм трамвай инфраструктурасын модернизацияләүне, шулай ук автобусларны яңарту программаларын күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, Фәрит Хәнифов 2025-2030 елларда муниципалитетларда транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре үткәрде. Очрашулар йомгаклары буенча транспорт белән тәэмин итү һәм юл инфраструктурасын үстерү турындагы килешү өстендә эшләү күздә тотылды. Бүген Түбән Кама районы ТР транспорт Министрлыгы белән килешүгә кул куйган беренче муниципаль берәмлек булды.