Министрлыкта «Машина йөртүчеләрнең торышын реаль вакыт режимында мониторинглау өчен мобиль кушымта» проектын куллану мөмкинлеге турында киңәшмә узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында «Машина йөртүчеләрнең торышын реаль вакыт режимында мониторинглау өчен мобиль кушымта» проекты нәтиҗәләрен куллану мөмкинлеге турында киңәшмә уздырдылар. 

Анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, «ТР АИУС «Дирекциясе» ДБУ директоры Рөстәм Минвәлиев, видеоконференцэлемтә режимында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Кирносов, ТР цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, «ТР цифрлы трансформация үзәге» ДКУ директоры Алексей Едельсков һ.б. катнашты. 

Киңәшмәдә әлеге мобиль кушымтаны Татарстан Республикасы халкының сәламәтлек параметрларын дистанцион мониторинглау, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт идарәсе процессларының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук төбәк территориясендә пассажирлар йөртү куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру өчен куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International