ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Куйбышев магистраленең Идел-Кама регионы тимерьюлчылары якынча 44 км тимер юлны капиталь ремонтлаячак һәм 173 км саклык планы эшләрен башкарачак. 

«Бигеш» халыкара аэропорты 14 апрельдә Симферопольгә субсидияләнүче билетлар сата башлый. Түбән Кама-Симферополь маршруты буенча ташламалы билет бәясе бер якка 3750 сум тәшкил итәчәк.

Җәйге каникулда - 1 июньнән 31 августка кадәр «РТЮ» ААҖ 10 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга поездларда йөрүгә 50% күләмендә ташлама тәкъдим итә. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән. 


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Җиде шәһәр яны поездының маршрутлары кыскара. Сосновка-Кукмара һәм Сосновка-Нократ Аланы участокларында пассажирларны транспорт белән тәэмин итү өчен «Содружество» компаниясе автобус маршрутлары оештыра.

«Җиңү» авиакомпаниясе 29 майда «Бигеш» халыкара аэропортыннан Сочига рейсы белән җәйге сезонын ача. Бу юнәлештә очышлар 28 нче сентябрьгә кадәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. 

2018 елның беренче кварталында «Казан» халыкара аэропорты 554 887 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 36,5 процентка күбрәк. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 115 очрагы теркәлгән. 


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

 

Март аенда «Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы 49 630 пассажир тәшкил иткән, бу 2017 елның шул ук чорындагы күрсәткеченнән 15% күбрәк.

Чирмешән муниципаль районында 11 нче апрельдән алып 1 нчы ноябрьгә кадәр “Кузайкино-Нурлат” - Чирмешән автомобиль юлының 0 чакрымыннан алып 10 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International