2018 елның беренче кварталында «Казан» халыкара аэропорты 554 887 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 36,5 процентка күбрәк. 3 533 очыш башкарылган.
Халыкара рейсларда 143 528 пассажирга хезсәт күрсәтелгән, артым 64,3% тәшкил иткән. Иң зур уңай динамиканы түбәндәге югәлешләр күрсәткән: Дубай +171,3%, Бангкок +72,5%, Истанбул +72,3%, Пхукет +37,8, Баку +189,6% һәм Ашхабад +76%.
2017 елның ноябрендә ачылган Казан-Пардубице рейсы туристлар арасында тотрыклы ихтыяҗ казанган: әлеге юнәлештә бортлар йөкләнеше якынча 80% тәшкил иткән.
Аерым билгеләп үтәргә кирәк, быел март аенда Тбилисига рейс ачылган, апрель аенда Минск, Италияның Болонью шәһәрләренә һәм Төркиянең Аланья курортыннан 45 км ераклыкта урнашкан Газипаша аэропортына рейслар планлаштырылган. Батумига очышлар программасы июнь аенда старт ала.
Эчке рейсларда 411 359 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, артым 34,4% тәшкил иткән. Иң зур уңай динамиканы Мәскәү +25,1%, Санкт-Петербург +66,4%, Сочи +214,9% һәм Симферополь +121,1% шәһәрләренә рейслар кебек юнәлешләр күрсәткән.