Чирмешән муниципаль районында 11 нче апрельдән алып 1 нчы ноябрьгә кадәр “Кузайкино-Нурлат” - Чирмешән автомобиль юлының 0 чакрымыннан алып 10 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә бу чорда ремонт эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә Кузайкино-Нурлат һәм Азеево-Чирмешән-Шентала автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.