ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 93 очрагы теркәлгән. 


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Ремонт барышында 4800 кв.м мәйданда асфальт-бетононның өске катламын тигезләү планлаштырылган. Шулай ук борт ташлары куелачак һәм горизонталь юл тамгасы төшереләчәк. 

9, 11 һәм 13 апрельдә 6307 нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поезды Яшел Үзән станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.  Аннары: Яшел Үзән (17.26-17.27), Волга т.п. (17.30-17.31), 753 км т.п. (17.40-17.41), Свияжск станциясенә 17.44 килә.

«Содружество» пассажир компаниясе хезмәт күрсәтә торган полигонында пассажирлар агымы арту сәбәпле, җәйге чорга 16 шәһәр яны поезды билгели.

Иделдә суның биеклеге 52,71 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,36 метр (65,9 метр) биеклектә.


6
апрель, 2018 ел
җомга

1 майда 10.00-12.30 сәгатьтә Әлмәттә Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көненә багышланган традицион 59 нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. 


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2732 кеше килгән, 2807 пассажир киткән.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында 2018 елга Татарстанда Юл эшләре программасын тормышка ашыру турында пресс-конференция узды, анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Албаба станциясендә авиабилетлар, ерак араларга йөрүче поездларга билетлар һәм шәһәрара автобусларга билетлар сата башлаган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International