Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы алдыннан «ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе «Спасибо за Мир» дип аталган ел саен уздырыла торган акция турында игълан итә.
Ирек Мәйданында «җәяүле кичүе» юл тамгасын төшерә башладылар. Җиңү проспектында тамганы төшерү буенча башлангыч эшләр башкарылды.
Пассажирлар платформасын капиталь төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле 24 һәм 26 апрельдә Казан-Албаба-Казан шәһәр яны поездлары маршрутлары Зөя станциясенә кадәр кыскарачак.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3271 кеше килгән, 3788 пассажир киткән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 136 очрагы теркәлгән.
2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Воровский урамының Короленко урамыннан Ибраһимов проспектына кадәр 793 м озынлыктагы өлеше ремонтланачак.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3069 кеше килгән, 3048 пассажир киткән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Бүген ТР Дәүләт советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасында муниципальара юнәлешләрдә пассажирлар ташуны яңадан кайтару һәм үстерү буенча чаралар турында сөйләштеләр. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров чыгыш ясады.
12 нче апрельгә мәгълүматлар буенча, төбәк һәм федераль әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 1907 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистарту чараларында көн саен 341 кеше һәм 124 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.