"Җиңү" лоукостеры Бигештән Сочига турыдан-туры рейсларга билетлар сата башлады

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

«Җиңү» авиакомпаниясе 29 майда «Бигеш» халыкара аэропортыннан Сочига рейсы белән җәйге сезонын ача. Бу юнәлештә очышлар 28 нче сентябрьгә кадәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Очышлар өчен ташучы уңайлы Boeing 737-800 хәзерге заман лайнеры куллана.

Исегезгә төшерәбез, «Җиңү» лоукостеры «Бигеш» аэропортыннан көндәлек рейсларны Мәскәүгә, ә 27 марттан Санкт-Петербургка башкара.

Барлык рейсларга билетлар ирекле сатуда.

«Бигеш» аэропорты сайтында (www.nbc.aero) һәм шәһәр кассаларында җәдвәл белән җентекләп танышырга һәм билетлар сатып алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International