«Бигеш» аэропорты Симферопольгә субсидияләнүче билетлар сата башлаячак

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

«Бигеш» халыкара аэропорты 14 апрельдә Симферопольгә субсидияләнүче билетлар сата башлый. Түбән Кама-Симферополь маршруты буенча ташламалы билет бәясе бер якка 3750 сум тәшкил итәчәк.

Рейсларны «ИЖАВИА» авиакомпаниясе 2 июньнән 29 сентябрьгә кадәр шимбә көннәрендә башкарачак.

Субсидияләнүче тариф буенча йөрү хокукыннан Россия Федерациясенең түбәндәге категория гражданнары файдаланырга мөмкин: 23 яшькә кадәр яшь кешеләр, 55 яшьтән олырак хатын-кызлар, 60 яшьтән олырак ир-атлар, теләсә кайсы яшьтәге I группа инвалидлары һәм аны озата баручы зат, шулай ук инвалид баланы озата баручы зат, һәм балачактан II яки III группа инвалиды. Исегезгә төшерәбез, 2 яшьтән 12 яшькәчә балаларга әлеге тарифка 25% ташлама ясала.

Субсидияләнүче билетларна бары тик аэропорт кассасында гына сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат - 8 800 200 1819 белешмә телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International