«Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы март аенда узган елгы нәтиҗәләрне узып киткән

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Март аенда «Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы 49 630 пассажир тәшкил иткән, бу 2017 елның шул ук чорындагы күрсәткеченнән 15% күбрәк.

Аэропорт партнерлары арасында узган ел дәрәҗәсеннән ташуның югары үсеш күләмен «Аэрофлот» авиакомпаниясе тәэмин иткән, ул март аенда Бигештә пассажирлар агымы буенча беренче урынны саклап калган, аэропортның гомуми күләменең 40,6% өлешен биләгән.   

S7 Airlines авиакомпаниясе шулай ук узган елның марты белән чагыштырганда пассажирлар агымының артуын күрсәткән һәм Бигештән пассажирлар ташуның гомуми күләменең 23% тәэмин иткән.

Исегезгә төшерәбез, март аенда «Бигеш» аэропортыннан берьюлы өч рейс старт алды: 6 марттан «РусЛайн» авиакомпаниясе Минераль Сулар һәм Екатеринбургка очышлар башлады, ә түбән бюджетлы «Победа» авиакомпаниясе Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар үтәүгә кереште.

Бүген Бигеш аэропорты җәйге навигациягә актив әзерләнә. «Ижавиа» авиакомпаниясе рейсларына (Сочи, Анапа, Симферополь) сату ачылган инде. Nordavia, «Саратовские авиалинии» һәм Nordwind Airlines Симферопольгә билетлар сата башлаган, «Победа» лоукостеры – Сочига. Халыкара юнәлешләрдә Anex tour, Pegas touristik, Coral Travel, Sunmar һәм Intourist операторларының турпакетлары составына кергән Төркия (Даламан, Анталья) һәм Тунис (Монастир) курортларына да билетлар сатыла башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International