Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,25 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,28 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3020 кеше килгән, 2904 пассажир киткән.
12 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә күпчелек районнарда кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +3 - +8 градус. Иртән һәм төнлә урыны белән бозлавык.