Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 115 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,25 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,32 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3116 кеше килгән, 3410 пассажир киткән.
11 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр һәм юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +2 - +7 градус.