«NordStar» авиакомпаниясе агымдагы елның маенда Мәскәүгә Домодедово аэропортына даими рейслар башкара башлый, ә 2022елның июнендә Анапага рейлар җибәреләчәк. Мәскәүгә яңа рейслар атнага ике тапкыр булачак. Самолетлар Домодедово халыкара аэропортына төшәчәк.
10 марттан башлап "Содружество" шәһәрара поездларына абонемент билетларын читтән торып "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында сатып алу мөмкинлеге ачыла.
Кичә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Әлмәт шәһәрендә булды. Ведомство җитәкчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясе утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан пассажир транспорт оешмаларына субсидия рәвешендә ярдәм йөзеннән акча күчерү буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән килешүләр төзү буенча эш дәвам итә.
Хәзерге вакытта Татарстанның төбәк юлларында 257 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 213 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 358 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 7 мең тонна тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз эремәсе тотылган.
Кадерле хатын-кызлар!
Узган ел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру актив барды. Милли юл проекты буенча республикада 5 млрд сумга 98 объектта 245,7 чакрым юл ремонтланган.
2022 елның 16 мартыннан рейслар атнага ике тапкыр 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-100/200 канада самолетларында башкарылачак.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Гостев урамы (Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр) юл өлешен төзекләндерәчәкләр, Мәләкәс елгасы аша күпер салыначак.
2022 елның февралендә Горький тимер юлы хезмәткәрләре республикада тимер юлларны кичү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик рейдлар уздырдылар.