Татарстан тимер юлларында йөк төяү 4,7% артты

2022 елның 13 мае, җомга

2022 елның гыйнвар-апрель айларында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә Татарстан Республикасында 5,4 млн.тонна йөк төялде, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,7% артыграк.

Агымдагы елның дүрт аенда:

нефть һәм нефть продуктлары - 3,9 млн. тоннадан артык (2021 елның гыйнвар-апреленә карата +14,7%);

- сода һәм химикатлар - 328,4 мең тонна (+5,8%);

- химия һәм минераль ашламалар-302,7 мең тонна (+10,3%);

- кара металл калдыклары-111,3 мең тонна (-28,1%);

-төзелеш йөкләре-99,7 мең тонна (+19,3%);

- калдыклар-93,5 мең тонна (-6,4%);

- ашлык-75,7 мең тонна (-77,5%);

- кара металл-47,6 мең тонна (-17,9%);

- метиз - 26,1 мең тонна (+30%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International