Казаннан Тобольск шәһәренә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе самолетлары оча башлый

2022 елның 6 мае, җомга

 Татарстан «ЮВТ АЭРО»  авиакомпаниясе Казан-Тобольск-Казан  маршруты буенча очучы самолетларга  билетлар сата башлады. Җомга 13 май  көнне Казаннан беренче рейс  күтәреләчәк. Казан -Тобольск - Казан  турыдан-туры рейслары түбәндәгечә  хәрәкәт итәчәк:  

- дүшәмбе көннәрендә: «Казан» халыкара аэропортыннан самолет 03:40 сәг күтәрелә, Тобольск аэропортына 07:55 сәг килеп төшә, Тобольск шәһәреннән 08:45 сәг кузгалып, Казан аэропортына 08:50 сәг килеп төшә.

- җомга көннәрендә: самолет  Казаннан 05:30 сәг күтәрелә, Тобольск шәһәренә 09:45 сәг килеп төшә, Тобольсктан 10:45 сәг кузгала, Казан аэропортына 11:00 сәгатьтә килеп төшә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Рейсларда Bombardier CRJ-200 самолетлары җәлеп ителгән. Тулырак мәгълүмат: https://uvtaero.ru/ сайтында   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International