2022 елның дүрт аенда пассажирлар «Россия тимер юллары Пассажирларга» кушымтасында 25 меңнән артык электрон билет сатып алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк.
«Россия тимер юллары Пассажирларга» ААҖ кушымтасы юлда йөрү өчен уңайлы һәм куркынычсыз билет сатып алу ысулы. Моннан тыш, май аенда мобиль кушымтада электрон билет сатып алганда пассажирларга 10% ташлама бирелә.
Шулай ук пассажирларның акциядә катнашу мөмкинлеге дә бар, анда шәһәрара поездларда йөрү өчен 10 мең сум тәшкил иткән абонемент оту мөмкин.
Кушымта iOS һәм Android платформасы өчен AppStore һәм Google Play кушымталарының онлайн-кибетләрендә эшли. Тулырак инструкция белән «Содружество» рәсми сайтында танышырга була.