«Казан» халыкара аэропортында машина кую өчен яңа автоматлаштырылган автомобиль паркының беренче рәте ачылды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүгеннән башлап видеокүзәтү һәм номерларны тану приборлары белән җиһазландырылган яңа автоматлаштырылган автомобиль кую паркының беренче рәте тест режимында эшли башлады. Шулай ук, терминаллар аша машина куйган өчен банк картасы яки смартфон ярдәмендә турыдан-туры шлагбаум янында түләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Шулай ук яңа паркоматлар урнаштыру сәбәпле тимер юл аша узган күпердән алып аэропортка керү юлындагы мәйданга кадәр машиналарның хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде. Автомобиль йөртүчеләрдән юл билгеләренә игътибар итүләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре сорала.

Вокзал янындагы мәйданнан чыгу юлы даими нигездә яңа автомобиль юлыннан булачак. Икенче рәтне ясау кысаларында ремонт эшләре барган вакыт аралыгында яңа юлдан йөрү сорала, икенче рәтне исә 2022 елның җәенә өлгертү планлаштырылган.

Икенче этапның төп үзенчәлеге аэропортка керү юлын киңәйтү һәм керү юнәлешендә шлагбаумнар санын арттыруга бәйле, вокзал янындагы мәйданнан чыгу юлында 6, керү юлында шулай ук 6 шлагбаум урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International