Цифрлаштыру өлкәсендә мәгърифәтчелек эшчәнлеген дәвам итәбез. Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» чираттагы «Саннар дәресен» уздырды.
Нәрсә ул ясалма интеллект, иҗади һәм интеллектуаль функцияләрне компьютер системасы ничек башкара? Бүген Олы Мәтәскә авылының Фатих Хөсни исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары шул хакта дәрес тыңлады.