Тимур Никонов Теләче районында «Саннар дәресе» үткәрде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Нәрсә ул ясалма интеллект, иҗади һәм интеллектуаль функцияләрне компьютер системасы ничек башкара? Бүген Олы Мәтәскә авылының Фатих Хөсни исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары шул хакта дәрес тыңлады.  

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов өлкән сыйныф укучыларына ясалма интеллект үсешенә багышланган «Саннар дәресе» үткәрде. Балалар әңгәмәдә актив катнашты, сораулар бирделәр, инновацион технологияләр турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, быел 25 март һәм 29 апрель көннәрендә Тимур Никонов шулай ук Министрлыкка беркетелгән Теләче муниципаль районында урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән «Саннар дәресе» үткәргән иде. 

Әйтеп үтик, цифрлы икътисадны үстерү өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук цифрлы технологияләрне нәтиҗәле камилләштерү, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын уңай якка арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International