Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләрендә травматизм очраклары турында сөйләштеләр

2022 елның 13 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 4,5 аенда Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә травматизм торышы һәм андый очракларны киметү чаралары турында киңәшмә узды.

Чара Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә узды. Киңәшмәдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге дәүләт учреждениесенең һөнәри рискларны иминиятләштерү бүлеге башлыгы Айрат Гыйлмиев, «ТР Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Данилов, республиканың транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, министрлык вәкилләре катнашты.

Министрлык тарафыннан имин хезмәт шартларын тәэмин итү, җитештерүдә аяныч хәлләрне кисәтү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыруга аерым игътибар бирелә.

Җитештерү эшчәнлегендә имгәнүләр һәм һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән эш алып барылуга карамастан, 2022 елның 4,5 аенда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекне яхшырту өчен 2022 елга хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау буенча чаралар Планы расланды. Моннан тыш, медицина тикшерүләре, имин эш алымнарына өйрәтү, хезмәтне саклау буенча инструктажлар уздыру, стажировкалар, хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәрне тикшерү һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча чаралар үткәрелә.

2022-2024 елларга Татарстан Республикасы транспорт комплексында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча тармак программасы да эшләнде, аның максаты-эш урынында травматизм һәм һөнәри авыруларны кисәтү һәм киметү.

Шул исәптән, Министрлык тарафыннан 2024 елга кадәр юл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүдә җәрәхәтләнү очракларын киметү буенча ведомство чаралары планы гамәлгә ашырыла.

Чарада 2021 ел нәтиҗәләре буенча республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эшчәнлек смотр-конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International