Ремонт эшләре төгәлләнү сәбәпле «Олы Кайбыч - Камыл» автомобиль юлындагы (км 21+560) Кубня елгасы аша күпердә автомобиль транспорты хәрәкәте ачылды.
2022 елның 3 апреленнән автомобиль юлында транспорт хәрәкәтен Кубня елгасы аша күпергә капиталь ремонт булу сәбәпле вакытлыча ябылган иде. Хәзерге вакытта транспорт хәрәкәте тест режимында чикләүләрсез башкарыла.