Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау күркәм гадәткә керде. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук озак еллар республика транспорт комплексында эшләгән тыл ветераннарын котлады.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов тыл ветераны Аркадий Боярчуковны якынлашып килүче олуг бәйрәм белән котлады. Аркадий Сергей улы озак еллар дәвамында "2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесендә" машина йөртүче булып эши, бүгенге көндә лаеклы ялда һәм эшләгән елларын җылы хисләр белән искә ала. Тимур Никонов бәйрәм уңаеннан сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде һәм бүләкләр тапшырды. Мондый бүләкләр барлык автотранспорт өлкәсендә эшләгән ветераннарга тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлыйбыз! Җиңү хакына керткән өлешегез һәм хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезнең белән горурланабыз.