Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында «Казан - Оренбург» - Мортаза - Кырым-Сарай автомобиль юлында Димескәй елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 87 метр тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла. Чараны гамәлгә ашыру өчен якынча 100 млн сум акча бүлеп бирелгән (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 18 млн сумнан артык, Россия Федерациясе бюджетыннан - 80 млн сумнан артык финанс чаралар бирү каралган).
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 20 июльдән 13 августка кадәр 6751/6753 номерлы Казан - Ульяновск төбәкара шәһәрара поезды пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
Горький магистрале челтәрендәге 25 вокзалда яңа буын сак камералары эшли. Казан-1 һәм Казан-2 вокзаллары пассажирлары яңа хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.
Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында төзелгән концессион килешүе кысаларында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында булган «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелә. Генераль подряд оешмалары булып «СМП-Нефтегаз» АҖ (1 этап) һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ (2,3 этап) тора.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында М 7 «Волга» - Үсәли - Албай автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Төзәтү эшләре Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районындагы км 2,0 – км 3,3 һәм км 4,7 – км 5,4 юл участокларында барды. Юл IV техник категориягә туры килә. Ремонт ясалган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә.
Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет "КОРРУПЦИЯГӘ каршы бергәләп" социаль коррупциягә каршы реклама Халыкара яшьләр конкурсын үткәрә.
17 июльдән 28 июльгә кадәр кайбер шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрә. Бу Васильево-Юдино участогында ремонт эшләре бару белән бәйле.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында км 0,7 - км 3,3 км участогында Кудаш - Кама -Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,6 чакрым тәшкил итә. Финанслау суммасы 51 млн сумнан артык, акчалар төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән.
17 июльдән техник сәбәпләр аркасында № 6749 шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк.Уул дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Казан - Борындык маршруты буенча, Каратун станциясенә кадәр поездның гамәлдәге расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Борындык станциясенә килү вакыты 17.35 сәг. (3 минутка иртәрәк булачак).
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында СММЛЦ объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.