Горький магистрале челтәрендәге 25 вокзалда яңа буын сак камералары эшли. Казан-1 һәм Казан-2 вокзаллары пассажирлары яңа хезмәт күрсәтүдән файдалана ала.
Традицион стационар саклау камераларыннан аермалы буларак, яңа сервис багаж урыннары саны өчен түгел, ә ячейкадан файдаланган өчен түләүне күздә тота. Багажның күләменә карап, габаритлары буенча туры килә торган ячейканы сайларга була: стандарт, уртача яки зур.
Шул ук вакытта сәгать санына карап түләүнең төрле системасы эшли.
Сервисның өстенлеге – кеше ярдәме кирәк булмау технологиясе, ул пассажирларга мөстәкыйль рәвештә ячейканы сайларга һәм түләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә чиратлар юк һәм хезмәтне рәсмиләштерү вакытын кыскартырга мөмкин.