Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында төзелгән концессион килешүе кысаларында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында булган «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелә. Генераль подряд оешмалары булып «СМП-Нефтегаз» АҖ (1 этап) һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ (2,3 этап) тора.
Юлның озынлыгы 145 чакрымнан артык, ул Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлеге Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт районнары территориясе буенча уза. Юлның категориясе - 1А, хәрәкәт полосаларының саны – 4 булачак.
«Бүгенге көндә юл эшләре өч этапта да алып барыла. Объектны финанслау оештырылган, ул тотрыклы. Бу елга бүлеп бирелгән акча күләме 38 млрд сум тәшкил итә, шуларның 8 млрд сумы - концессионер акчалары. План буенча 10 млрд сум акчаның бер өлеше Россия Федерациясе бюджетыннан бүленгән, 5 млрд 200 млн сум алдан ук 2024 елда күчерелгән, калган сумма - Татарстан Республикасы акчалары», - дип сөйләде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер юл эшләре һәртөрле өлешендә дә алып барыла: «Кайдсыдыр участокларда җир өслеген өлкәсендә эш алып барыла, кайдадыр инде юл катламын асфальт өслек белән түшиләрр. Юл эшләрен алып бару өчен 13 заводтан бетон катнашмасын китертү тәэмин ителгән.
Хәзер объектта 2463 кеше һәм 997 берәмлек юл салу техникасы эшли. Эшләр график нигезендә алып барыла, бүгенге көнгә техник әзерлек 43,62% тәшкил итә. Объектны финанслауның суммасы - 102 млрд сум, «Автострада» АҖ инвесторының элек кертелгән акчаларын исәпкә алып, объектны 2024 елның декабрендә тапшырырга ниятлиләр.
Юл буена барлыгы 42 ясалма корылма төзеләчәк, шуларның 33 юлүткәргеч һәм 9 күпер булачак. Моннан тыш, 1нче этап башыннан алып 3 нче этап ахырына кадәр автотранспортның барьерсыз узуын күздә тоткан интеллектуаль транспорт системасы (ИТС) проектлаштырылачак. Проектны гамәлгә ашыру өчен 80 мачта терәге, 39 П-образлы терәк, 4 Г-образлы терәк урнаштыру каралган. Автомобиль юлында йөк транспортына саллы контроль тәэмин ителәчәк (АСВГК). Кулланучыларның имин юл үтүен тәэмин итү өчен, АСУДД системасын кую да каралган (юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган идарә итү системасы).
Автомобиль юлын төзүнең максаты - халыкара транспорт коридорлары челтәренә интеграцияләнгән заманча транспорт инфраструктурасын булдыру, илнең транспорт потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, шулай ук транспорт агымнарына хезмәт күрсәтүне тәэмин итү һәм автомобиль юллары челтәрендәге бөкеләрне киметү. «Шәле - Баулы» автомобиль юлы М-7 «Волга» һәм М-5 «Урал» федераль трассаларын берләштерәчәк һәм «Европа - Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге инвестиция проекты берничә стратегик һәм инвестицион өстенлеккә ия, чөнки иң эре агломерация чикләренең берсендә урнашкан, Казан һәм башкорт сәнәгать кластерларын тоташтыра. 2048 елга фаразланган хәрәкәт интенсивлыгы тәүлеккә якынча 16 мең автомобиль тәшкил итәчәк. Юлда якынча максималь тизлек кулланганда (120 км/час) булганда 1 сәгать 12 мин тәшкил итәчәк.