Татарстанда илкүләм проект буенча М-7 «Волга» Үсәли - Албай юлын ремонтладылар

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында М 7 «Волга» - Үсәли - Албай автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Төзәтү эшләре Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районындагы км 2,0 – км 3,3  һәм км 4,7 – км 5,4 юл участокларында барды. Юл IV техник категориягә туры килә. Ремонт ясалган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә.

«Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалы көче белән объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау һәм 14264 кв.м мәйданда өслекнең югары катламын салу эшләре башкарылды. Шул исәптән, юл тамгалары ясау өчен юл кырыйларына вак таш һәм асфальтогранулят белән ныгытылды.

Милли проект буенча юл эшләрен башкару өчен подрядчы оешмалар белән дәүләт контрактлары төзелә. Агымдагы сезонда юл эшләрен  «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Волга-Автодор» ҖЧҖ һәм башкалар үз өстенә алачак. Подрядчы оешмалар норматив-техник документация, контракт шартлары нигезендә төзекләндерү эшләрен башкару йөкләмәсен үз җаваплылыгына алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International