Татарстанда илкүләм проект буенча Димескәй елгасы күперенә капиталь ремонт ясала

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында «Казан - Оренбург» - Мортаза - Кырым-Сарай автомобиль юлында Димескәй елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 87 метр тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла. Чараны гамәлгә ашыру өчен якынча 100 млн сум акча бүлеп бирелгән (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 18 млн сумнан артык, Россия Федерациясе бюджетыннан - 80 млн сумнан артык финанс чаралар бирү каралган).

Объектта яр буен һәм арадаш терәкләрне, күпернең ярга тоташкан урыннардагы корылмаларын ремонтлау, күпердә су үткәргеч һәм чистарту корылмалары куелган юл өлешенә монолит плита салу каралган. Шулай ук күпергә якын килү урынында, күпердә һәм алымнарда барлык конструктив катламнарны урнаштыру, транспорт йөртүчеләр өчен иминлекне тәэмин итү чараларын булдыру, аерым алганда, "Рено" конструкцияләре белән ныгыту чаралары башкарылачак.

Күперне ремонтлау вакытында машина йөртүчеләр өчен автотранспортларга әйләнеп узу юлыннан вакытлы күпердән йөрергә тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта «Строймонтаж-Сервис» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан объектта яр буен, арадаш терәкләрне ремонтлау һәм күпернең тоташкан урынннарындагы корылмаларын ремонтлау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International