Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 20 июльдән 13 августка кадәр 6751/6753 номерлы Казан - Ульяновск төбәкара шәһәрара поезды пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
Поезд Казаннан 14.03 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм Ульяновскига 19.10 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 21 июльдән 14 августка кадәр 6752/6754 номерлы Ульяновск –Казан шәһәрара поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Ульяновск станциясеннән ул 06.30 сәг. китәчәк. Казанга 11.45 сәгатьттә килеп җитәчәк .
Шул рәвешле Казан - Борындык – Казан шәһәрара поездларының да йөрү вакыты үзгәрәчәк.
20 июльдән 6749 номерлы Казан – Борындык поезды дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк.
21 июльдән 6750 номерлы Борындык - Казан поезды сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә булачак.