ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының юл төзелешендә инновацион чишелешләрне куллану турында нефтегазохимик тармагы предприятияләренең, транспорт комплексының подрядка алынган һәм проектлар төзү оешмаларының, гыйльми учрежденияләрнең, югары уку йортларының һәм дәүләт исеменнән заказ бирүчеләрнең вәкилләре катнашлыгында киңәшмә булып узды.

2012 елның 1 апреленнән Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы территорияләрендә пластик транспорт карталар аркылы җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа автоматлаштырылган түләү системасы кертелә, алар кәгазьдән ясалган бердәм социаль билетларны алыштырачак.


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстанда 4 апрельгә җиңел такси белән пассажирларны һәм багажны ташу эшчәнлегенә 3048 рөхсәт кәгазе бирелде. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң түләүсез бирелә. Республикада зона принцибы буенча гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен алу өчен 11 үзәк ачылды. Рөхсәт кәгазен бирү өчен гариза бланкы һәм таләпләр исемлеге министрлык сайтының “Таксомоторлы ташуны тәртипкә салу” бүлегендә куелган.


28
март, 2012 ел
чәршәмбе

Тубән Камада 1 апрельдән айлык юл билеты урынына электрон транспорт картасы кертелә, ул уртак куллану автобусларының 1, 5, 5а, 10, 11, 13, 14, 25, 26, 27 номерлы маршрутларында йөрү хокукы бирә.


27
март, 2012 ел
сишәмбе

Бүген АК БАРС АЭРО авиакомпаниясе беренче тапкыр Санкт-Петербург - Вильнюс  рейсын утәде.


25
март, 2012 ел
якшәмбе

25 марттан «Бегишево» халыкара аэропорты җәйге расписаниегә күчте. Аэропортның коммерция директоры Александр Бычков сүзе буенча, беренче тапкыр «Аэрофлот» Мәскәүгә көндәлек бер рейска хезмәт күрсәтәчәк, ә октябрьдән тагын бер рейс ачу планлаштырыла.


23
март, 2012 ел
җомга

Республикада апрельда җиңел такси белән пассажирларны  һәм багажны ташучыларның эшчәнлеген тикшерү башлана. Тикшерүне ТР буенча Эчке эшлэр министрлыгының ДЮКСИ Идарәсе бүлекчәләре һәм транспорт өлкәсендә Федераль надзор хезмәтенең ТР буенча Дәүләт автоюл надзоры Идарәсе тормышка ашырачак.


21
март, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның февраль нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең “Домодедово” аэропорты ай саен уздыра торган “Иң төгәл авиакомпанияләр” конкурсында «АК БАРС АЭРО»  авикомпаниясе яңадан беренче урын алды.    

20
март, 2012 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» ында Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Гараев һәм республиканың “Жизнеобеспечения” эшчеләр профсоюзы комитеты рәисе Җәүдәт Җамалетдинов катнашлыгында 2012 елга күмәк килешү кабул итү буенча конференция булып узды.


16
март, 2012 ел
җомга

Росавиация хәбәр итүенчә 2012 елның февралендә «Россия», «ЮТэйр», «Нордавиа - региональные авиалинии» һәм «АК БАРС АЭРО»  авикомпанияләре регуляр һәм чартерлы рейсларның тоткарлануы буенча иң аз процент күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International