«Горэлектротранспорт» та 2012 елга күмәк килешү кабул ителде

2012 елның 20 марты, сишәмбе

      Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» ында Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Гараев һәм республиканың “Жизнеобеспечения” эшчеләр профсоюзы комитеты рәисе Җәүдәт Җамалетдинов катнашлыгында 2012 елга күмәк килешү кабул итү буенча конференция булып узды.

      Конференция алдыннан предприятиянең һәр хезмәте һәм цехларында  җыелышлар булып узды, аларда җитәкчеләр 2011 елның күмәк килешүен үтәү буенча отчет бирделәр. Җыелышлар барышында эшчеләр яңа күмәк килешүгә тәкъдимнәр керттеләр.

      Җитәкчеләр һәм хезмәт коллективы арасында төзелгән күмәк килешү эшчеләрне иҗтимагый саклауга, тотрыклылыкка һәм предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, шулай ук һәр якның үзара җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Конференциядә әйтелеп үтелгәнчә, булган проблемаларга карамастан, «Горэлектротранспорт» ның күмәк килешүендә барлык иҗтимагый гарантияләр агымдагы елда сакланып калган. Бу шулай ук эшчеләргә санаторий-курортка путевкалар бүлеп бирү, балаларны сәламәтләндерү, төрле матди ярдәм, хатын-кызларга бала тапкач предприятие хисабыннан өстәмә пособияләр бирү һәм башкалар. Шулай итеп, соңы елларда иҗтимагый пакетларнын күләме  кимеми.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International